Алгы бит
Гимназия тарихы
Этнографик музей
Предметлар
Уңышлар
Файдалы материал
Казанга 1000 ел
Җиңүгә 60 ел
Безнең район
Фотогалерея
Авторлар
Кунакханә
Чат

5 нче татар гимназиясе

Информатика татарча!

1991 нче елның 1 нче сентябрендә Мәскәү районы 2 нче урта мәктәп базасында 5 нче татар гимназиясе ачылды. Гимназиябезгә нигез салучы – Харисов Фарис Фахраз улы. Локманова Ләбибә Төхвәт кызы – 1995 нче елдан башлап гимназия директоры, халык мәгарифе отличнигы. 1996 нчы елның 28-30 ноябрендә гимназия үзенең 5 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шушы көнгә гимназиядә: “Әйдәп баручы” квалификациясенә ия булган – 5 укытучы, “Укытучы-методист” – 8 укытучы, “Өлкән укытучы” – 7 кеше һәм “Укытучы” категорияле булган тагын 12 кеше эшли. Коллективта 4 тәрбияче һәм 3 түгәрәк җитәкчесе эшли. 1991 нче елда 17 класста 385 укучы белем алса, 1996 нче елда 20 класста 387 укучы укыды. Идиятов Данил Гафиятулла улы – 1997 нче елдан башлап гимназия директоры (хәзерге вакытта Авиатөзелеш районы мәгариф бүлеге мөдире). 2003 нче елда 20 класста 388 укучы укыды.
2004 нче елдан башлап гимназия директоры – Рагимшин Альфред Вагиз улы. 2005 нче елда 22 класста 393 укучы белем ала. Барлыгы 42 педагог укучыларга сыйфатлы белем бирү өстендә эш алып баралар. Квалификацияле белгечләр саны гимназиядә арту ягына үсә. Укучыларның төрле район, шәһәр, республика, Россия күләмендә ирешкән уңышлары әлеге фикерне раслап тора.

© 5нче татар гимназиясе tatgim5@yandex.ru , 2005
Hosted by uCoz