|
|
Безнең этнографик музеебыз 1992 нче елда ачылды. Гимназистлар, ата-аналар, укытучылар тикшеренү-эзләнү эше вакытында экспонатларны җыйдылар. Тикшеренү-эзләнү эшләре Казанда һәм Башкортстан Республикасының Яңаул районында алып барылды. Музейның оештыручысы һәм нигез салучысы – Харисов Ф.Ф.
1993 нче елдан башлап музейның җитәкчесе – Фахрутдинова Раида Мөкадыйр кызы. Ул гимназиянең иң авторитетлы укытучыларның берсе.
Музей ике залдан тора. Беренче зал “Татар халкының мәдәнияте һәм көнкүреше” дип исемләнгән.
Әлеге залда этнограф Карл Федорович Фукс, мәгърифәтче Каюм Насыйри, шамаил, Корән, мәчетләр,
ювелир бизәнү әйберләре, декоратив сәнгать темалары яктыртыла. Икенче залда “Бөек Ватан сугышы”
темасына экспозицияләр урнаштырылган.
Музейга кунаклар еш киләләр. Россиянең төрле төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә килеп безнең музей белән танышучылар шактый.
Бүгенге көндә музей активы:
| |||||||||||||||
© 5нче татар гимназиясе tatgim5@yandex.ru , 2005 |