Алгы бит
Гимназия тарихы
Этнографик музей
Предметлар
Уңышлар
Файдалы материал
Казанга 1000 ел
Җиңүгә 60 ел
Безнең район
Фотогалерея
Авторлар
Кунакханә
Чат

5 нче татар гимназиясе

Информатика татарча!

Бөек Ватан сугышы (!941-1945) – рус һәм татар халкының тарих битендәге иң авыр һәм канкойгыч вакыйга. Сугыш кырында 20 милионнан артык кеше ятып калды, йөзләрчә шәһәр, 70 000 авыл, 32000 гә якын промышленность предприятиеләре юкка чыкты. Сугышның беренче көннәреннән башлап геройларча сугыштылар безнең солдатларыбыз. Моның турында безнең тарих битләре әйтә: Брест крепосте, Сталинград, Курск дугасы һәм мәңге баш имәгән Ленинград. Татарстан да җиңүгә зур өлеш кертте. 68000 нән күбрәк якташларыбыз орденнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр. 1944 нче елның15 гыйнварында Актуганов Мәхмөд Сәфи улы һәм Фазлеев Марс Сөләйман улы Советлар Союзы Герое исеменә лаеклы булдылар, Хисамутдинов Юныс ике “Кызыл Йолдыз”орденына, Демиденко Зинаида Ивановна ике орден һәм ике медаль, Клавдия Ивановна Лёвушкина ике “2 нче дәрәҗә Ватан сугышы”ордены һәм өч медаль, Депутатов Пётр Емельянович ике медаль һәм ике орден белән бүләкләнделәр. Ә 320000 якташларыбызның гомерен сугыш алып китте. Фашизмны җиңеп соңгы салют залплары очканнан соң 60 ел үтте. Безнең халык батырларча көрәште, кырыс һәм аяныч сугышта җиңеп чыкты. Һәр беребез өчен кыйммәтле бу Җиңү бөйрөме. Сугышта үз гомерләрен җәлләмәгән батырлар гел истә. Шушы батырларның исеме йөрәкләребездә һәм әсәрләрдә мәңге яшәр. Бөек Ватан сугышы – рус һәм татар халкы өчен иң авыр сынау. Фронтка ирләр генә түгел, хәтта батыр хатын кызлар да бардылар. Хатын кызлар, үз гомерләрен кызганмыйча, Туган ил иреклеге өчен көрәштеләр. Без, XXI нче гасыр яшьләре, сугышны үз күзләребез белән күрмәсәк тә, җиңүнең нинди бәя белән яулап алынганын аңлыйбыз.

© 5нче татар гимназиясе tatgim5@yandex.ru , 2005
Hosted by uCoz