Алгы бит
Гимназия тарихы
Этнографик музей
Предметлар
Уңышлар
Файдалы материал
Казанга 1000 ел
Җиңүгә 60 ел
Безнең район
Фотогалерея
Авторлар
Кунакханә
Чат

5 нче татар гимназиясе

Информатика татарча!

Безне шәһәрдәге иң яхшы укытучылар укыта, дип әйтсәк һич ялгышмабыздыр. Кайчагында алар безгә бик күп өй эшләре бирәләр, безне ялгышларыбыз өчен орышалар. Әмма алар әйткән сүзләр һәрчак дөрескә өнди, алар өйрәткән белем безгә һәрвакытта да кирәк булып чыга. Гимназияне тәмамлап киткән укучыларның күбесе ай саен диярлек, ниндидер сәбәпләр табып бергә гимназиядә җыелырга тырышалар. 1 сентябрь, 25 май көннәре гимназия каршы һәрвакытта да тулы була. Гимназияне тәмамлагач, без дә алар кебек еш кына "туган йорт"ыбызның кунаклары булырбыз, мөгаен. Ә инде сайт булгач, дөньяның кайсы төбәгендә булсак та, гимназиябез укытучылары һәм укучылары белән аралашырга уңай булачак. Укытучыларыбыз турындагы әлеге информацияне без нәкъ менә сагынганда кереп карап булырга мөмкин булсын өчен куябыз. Кызганычка каршы, һәрбер укытучы турында тулы информацияне без сайтка куя алмыйбыз, аларның кайберләре турында гына информация бу биттә урын алды.

Кәлимуллина Рәзинә Шәйдулла кызы безнең гимназиябезнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ул бездә 1998 нче елдан эшли. Һәрбер укучы белән елмаеп сөйләшә, безне әдәпле һәм чын мәгънәсендә гимназист булырга өйрәтә.
Рәйдә Мөкадыйровна гимназиядәге иң өлкән укытучыларның берсе. Ул тарих фәннәре остазы, этнографик музей җитәкчесе. Үз фәнен бик тирәнтен белә, бездән дә бик тирән белемнәр таләп итә. Ел саен укучыларны һәм укытучыларны җыеп Рәсәйнең төрле почмакларына экскурсияләргә алып барып кайта. Бу уку елында безнең күбебез герой-шәһәр Волгоградны күреп кайттык. Аңа югары дәрәҗә бүләкләрне министрлар гына тапшыралар.
Без Раил абыйны кайда гына очратмыйбыз да, аның турында кайда гына ишетмибез. Ул безнең гимназиядә I категория информатика укытучысы, КДПУда информатика фәне буенча өлкән укытучы, күптән түгел аспирантураны тәмамлады, фәннәр кандидаты булырга җыена. Интернетта "Информатика татарча!" дип исемләнгән сайтның авторы да ул. Әлеге сайтның идеясен дә ул безгә тәкъдим итте, сайт ясау буенча сорауларга да бик теләп җавап бирде.
Галина Александровна шулай ук татар теле һәм тарих фәннәрен бик яхшы белә. Бик әдәпле һәм таләпчән укытучы. Музейны алып баруда аның роле бүгенге көндә бик зур.
Гөлназ Искәндәровна инглиз телен укыта. Аның дәресләре һәрчак шау-шулы, күңелле. Дәрес тәмамлангач, без үзебезнең тагын да күбрәк инглиз сүзләрен белүебезне тоеп чыгабыз.
Ләйсән Наилевна шулай ук инглиз телен укыта. Күп кенә укучылары нәкъ менә аңа охшарга тырышып чит тел факультетларына укырга керделәр.

© 5нче татар гимназиясе tatgim5@yandex.ru , 2005
Hosted by uCoz