Алгы бит
Гимназия тарихы
Этнографик музей
Предметлар
Уңышлар
Файдалы материал
Казанга 1000 ел
Җиңүгә 60 ел
Безнең район
Фотогалерея
Авторлар
Кунакханә
Чат

5 нче татар гимназиясе

Информатика татарча!

Евразиянең яшел киңлекләрендә, борынгыдан эшкәртелгән кырлар, урман һәм күлләр илендә, Европаның иң зур Идел елгасына кечкенә генә Казансу килеп кушылган төбәгендә инде 1000 ел үзенең серле исеме һәм аннан да серлерәк, ләкин гаҗәпләнерлек һәм шөһрәтле тарихы булган шәһәр урнашкан. Бу - Казан, Татарстан республикасының башкаласы, Идел буйларындагы иң эре сәнгать һәм мәдәният үзәкләреннән берсе, дөньядагы иң төньяктагы мөселман башкаласы. Шәһәрнең барлыкка килүе XI нче гасырга карый һәм ул Болгар белән бәйләнгән. Халкыбыз риваятьләрендә әйтелгәнчә, бу җирләргә Болгар патшасы килеп чыга һәм урынын ошатып, кала төзергә боера. Ниһаять, Казанга нигез салына. Дөрес, ул вакытта ул әле кечкенә крепость формасында гына була. Казанның мәйданы 324,5 км2, ә төньяктан көньякка кадәр озынлыгы 28 км га., көнчыгыштан көнбатышка кадәр озынлыгы 35 км га. Казан шәһәрендә 20 дән артык югары уку йорты, 200 дән артык урта мәктәп, 400 гә якын балалар бакчасы урнашкан. Казан - биш диңгез порты, эре авиация, тимер юллар һәм автомагистраль үзәге. Бүгенге көндә метро төзелә. Казан - эре сәяси, фәнни-җитештерү һәм мәдәни үзәк булып тора. Ул дөнья цивилизациясе хазинәсенә зур өлеш кертүче шәһәр. 2005 елның 30 нчы августында, без Казан шәһәренең 1000 еллыгын билгеләп үтәбез. Казанның 1000 еллык юбилеена әзерлек уңаеннан “Казан шәһәренең тарихи үзәген саклау һәм үстерү”, “Татарстан Республикасын 2006 нчы елга кадәр социаль-икътисади үстерү” кебек максатчан Федераль программалар кабул ителде. Шәһәр хакимият карары белән Казан шәһәренә нигез салынуына 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча махсус идарә оештырылды.

© 5нче татар гимназиясе tatgim5@yandex.ru , 2005
Hosted by uCoz