Алгы бит
Гимназия тарихы
Этнографик музей
Предметлар
Уңышлар
Файдалы материал
Казанга 1000 ел
Җиңүгә 60 ел
Безнең район
Фотогалерея
Авторлар
Кунакханә
Чат

5 нче татар гимназиясе

Информатика татарча!

Авиатөзелеш районы – Казан шәһәренең эре промышленность районнарының берсе. Район җирлегендә күп кенә промышленность, транспорт оешмасы, фәнни тикшеренү һәм конструкторлык бюролары урнашкан. Шуларның җитештерү күләме һәм эшләгән халык саны ягыннан иң зурысы – авиация промышленносте. 1927нче елда барлыкка килгән С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация производство берләшмәсе ил өчен мөһим самолетлар төзүе белән тарихка кереп калды, чөнки бу завод Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткән бомбордировщикларны төзи башлый. КАПОда төзелән күп кенә самолетлар илебез авиациясенең төп очкычлары булып торалар. Казан вертолет заводы – дөньяда вертолетлар җитештерү буенча танылган предприятиеләрнең берсе. Бүгенге көндә анда җитештерелгән вертолетлар дөньяның барлык төбәкләренә дә тарала. Хәзерге вакытта ул дөнья күләмендә даннары таралган компанияләр белән берлектә урта класслы вертолетлар чыгаруга әзерлек эшләре алып бара. “Казан моторлар төзү производство берләшмәсе” акционерлык җәмгыяте – очкыч моторларын инде 65 еллык тәҗрибә белән җитештерә. Ул безнең районның иң зур предприятиеләрнең берсе. Завод ил өчен реактив самолет, пассажир лайнерлары өчен двигательләрне серияләп чыгарып килә.
Авиатөзелеш районының төп горурлыгы булып заводлар гына түгел, аның уку йортлары, күңел ачу үзәкләре дә тора. Яшьләр өчен Ленин һәм Гайдар исемендәге мәдәният йортлары хәзерге вакытта бик зур әһәмияткә ия. Шәһәребезнең бер бәйрәме дә “Крылья Советов” исемле паркны узмыйча калмый. Бәйрәмнәр вакытында монда яшьләре дә, картлары да бергә җыелып ял итә. Шулай ук Авиатөзелеш районында спорт комплекслары, стадионнар да бар. “Рубин” һәм “Мотор” исемле стадионнарда Казанның футбол командалары, җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләр тренировкаларын үткәрәләр. Белем бирүне үстерү һәм ныгыту бурычыннан биш ел эчендә мәктәпләр, гимназия һәм лицейлар үзләренең укыту программаларын яңача системага яраштырдылар, төрле технологияләр куллана башладылар. Безнең райондагы техникум һәм училищеларның әһәмиятләре зур. Мисал өчен, КАТ, ФСПО, ТГГИ, 19нчы колледж. Алар укучыларны югары уку йортларына керергә әзерлек бирәләр. Районда дини мәктәп, “Нур-әл-Ислам” мәчете, Рус православ чиркәвенең Казан Епрахиаль идарәсе урнашкан. Бездә проблемаларның чишелешен таба алмаган вакытта, борчуларны кемгәдер сөйләп, күңелне бушатып, юаныч табарлык һәм берәр киңәш ишетерлек “Сердәш” дип исемләнгән үзәк бар. Аның ишекләре һәрвакыт барлык балаларга һәм яшүсмерләргә ачык.
Соңгы дистә еллар эчендә район үсте, яхшырды һәм галимнәр, инженерлар, техниклар ярдәмендә авиакосмик техника чыгару буенча ил күләмендә төп үзәккә әверелде. Авыр икътисади шартларга карамастан, район елдан-ел күзгә күренеп үсә, яңадан-яңа матур биналар үсеп чыга. Даими рәвештә урамнар төзекләндерелә, яшелләндерелә, юллар төзү буенча зур эшләр алып барыла. Авиатөзелеш районын сугыш һәм хезмәт каһарманнары, пенсионерлар районы дип атасак, һич тә ялгыш булмас. Бу пенсионерлар вакытында оборона заводларында эшләгән, кайберләре сугыш юлы үткән, тормыш тәҗрибәсен туплаган кешеләр. Алар бүген дә әле өлкән яшьтә булуларынат карамастан, кул кушырып, зарланып өйдә утырмыйлар, ә актив тормыш белән яшиләр. Безнеңчә, бай тарихка ия булган районыбыз – яшь һәм көчле. Районыбызның киләчәге бездән тора, димәк, аның киләчәге өметле һәм якты булсын өчен безгә күп көч куярга кирәк. Киләчәктә шушы районның лаеклы кешеләре итеп күзаллыйбыз без үзебезне.

© 5нче татар гимназиясе tatgim5@yandex.ru , 2005
Hosted by uCoz